Әфганстан  –  күңел ярасы (12+)

24 февральдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан уртанчы сыйныф укучылары өчен «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар/ Татарские писатели: книги и судьбы» программасы кысаларында чара үткәрелде. Ул язучы Рәмзия Габделхакованың «Сират күпере» хикәясенә багышланды.

афган
IMG-20220222-WA0008
IMG-20220222-WA0006
14ф. Афганистан

Һәр китапның үз тарихы бар. Һәм ул авторның беренче юлларны язуыннан түгел, ә күпкә алданрак, материалны җыю эше белән башлана. Хикәядә – Әфган сугышы вакытында әсирлеккә эләккән 18 яшьлек солдат язмышы. Әфган сугышы… Аның турында ни дәрәҗәдә күп беләбез соң? Ул инде тарихта калды һәм тулы булмаган дистә ел эчендә күп меңләгән сугышчы-интернационалистлар гомерен өзде. Әлеге сугыш күпләребезнең гаиләләренә кара канаты белән кагылып узды. Әфганстан сугышы фаҗигасе безнең шәһәрне дә әйләнеп узмады. 1679 чаллылы хәрби хезмәтне анда үтте, аларның 39ы чит җирләрдә батырларча һәлак булды. Яши генә башлаганда үлеп китү… Безнең өчен чит-ят, аңлаешсыз сугышның фаҗигасе шушы түгелме соң инде… Р. Габделхакованың әсәре яшәү һәм үлем, бурыч һәм әхлак турында уйланырга мәҗбүр итте. Уйлану өчен балаларга сораулар тәкъдим ителде: «Шул куркыныч хәлдә яшь егетләр үзләрен ничек тоткан?», «Кулларында корал булган. Ни өчен алар үлемне түгел, әсирлекне сайлаган?», «Аларның һәрберсенең өмет-хыяллары булган… Аларны соңгы секундына хәтле тормышка ябышып ятуын гаепләргә ярыймы?»

Чара Әфган сугышының бар ачысын һәм фаҗигасен тоярга мөмкинлек бирде. Документаль кадрлар, «9 рота» кинофильмыннан өзекләр, видеоролик «Әфган һәйкәлләре» видеоязмаларын карадылар. Шулай ук «Пришёл приказ», «Ордена не продаются» җырлары яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: